Нурлатлылар яңа продукцияне татып карадылар

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне алга этәрү максатыннан, Нурлат шәһәре, Совет урамы, 144 йорт адресы буенча урнашкан «Магнит» кибетендә «Татспиртпром» АҖ җитештергән алкоголь продукциясен дегустацияләү узды. Кибет сатып алучыларына яңалыклар тәкъдим ителә.

Әлеге чараның максаты - потенциаль кулланучыларны һәм клиентларны «Татспиртпром» АҖ җитештергән продукциянең яңалыклары белән таныштыру, кулланучыларның игътибарын республикада җитештергән алкогольле продукциягә җәлеп итү. Кулланучылар тәкъдим ителгән продукция, аның куллану үзлекләре турында җентекле мәгълүмат алдылар. Шәһәр халкы продукцияне кызыксынып сынап карады.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Алия Гәрәева катнашты. Белгеч Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә кулланучылар сорауларына җавап бирде.

Чара барышында мәгълүмати материаллар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының соңгы чыгарылышы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International