Бөтендөнья сыйфат атналыгына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Светлана Заботина онлайн-семинар үткәрде.
Сыйфат көне - сыйфат өчен илебез җитештерүчеләренә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе вәкилләренә рәхмәт белдерү генә түгел, ә тормыш сыйфатының төп компонентларына: әйләнә-тирә мохит һәм экология сыйфатына, социаль өлкә һәм мөнәсәбәтләр сыйфатына, сәламәт яшәү рәвешенә, гаилә кыйммәтләренә һәм традицияләренә игътибар итү мөмкинлеге бирә торган бәйрәм.
Бәйрәмнең һәм аңа багышланган чараларның социаль әһәмияте халыкның продуктлар һәм хезмәтләр сыйфаты өлкәсендә белемнәрен арттыруның актуальлеге, шулай ук предприятиеләрнең тотрыклы үсеше һәм социаль җаваплылыгы принципларын интеграцияләү белән билгеләнә.
Тормышыбызның теләсә кайсы өлкәсе «сыйфат» төшенчәсе белән бәйле, товарларның (эшләрнең, хезмәтләрнең) сыйфаты аларны сатуда мөһим шарт булып тора. Барлык сатыла торган товарлар һәм хезмәтләр сыйфат һәм куркынычсызлык шартларына җавап бирергә тиеш.
Кулланучының товарлар һәм хезмәтләр сыйфатына хокукы РФ 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 4 маддәсендә билгеләнгән (алга таба –Закон). Сатучы (башкаручы) кулланучыга сыйфаты килешүгә туры килгән товарны (эшне башкарырга, хезмәт күрсәтергә) тапшырырга тиеш.
Товарлар (эшләр, хезмәтләр) куркынычсызлыгы турындагы таләп шулай ук мәҗбүри булып тора һәм законның 7 статьясы белән билгеләнә.
Җитештерелгән товарларның, күрсәтелә торган эшләрнең (хезмәтләрнең) сыйфаты һәр предприятие үсешендә беренчел булып тора. Җитештерүче (башкаручы) товарларның һәм хезмәтләрнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын ул билгеләгән хезмәт срогы яки товарның (эшнең) яраклылык срогы дәвамында тәэмин итәргә тиеш.