Бөтендөнья сыйфат атналыгына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре үз контролендәге районнар территориясендә мәгърифәтчелек чаралары үткәрделәр.
ТР Яшел Үзән районы Васильево шәһәрендә Н. кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәле эшләде. Шунда ук кибет хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары уздырылды.
Чараның төп максаты - кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын сатучыларга җиткерү. Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законы, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары нигезендә ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре аңлатылды. Сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатучы һәм товарлар турында мәҗбүри һәм ышанычлы мәгълүмат булу, оешманың элмә тактасы һәм товарлар турында мәгълүмат булу, товарларның яраклылык срокларын һәм саклау шартларын күзәтү турында консультацияләр бирелде.
2023 елның 7 ноябрендә Бөтендөнья сыйфат атналыгына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Васильевка авыл җирлеге Башкарма комитетында кулланучылар хокукларын яклау һәм товарлар һәм хезмәтләр сыйфаты мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул иттеләр.
Авыл халкы тиешле сыйфатсыз товарлар сатып алганда мәсьәләләрне хәл итү юллары белән кызыксына.
Мәсәлән, бер ир-ат электр коралын сатып алган, ул беренче көнне үк ватылган, ә хатын-кыз ашханә гарнитурасын ясау вакытын бозудан зарланган. Кулланучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон кысаларында консультацияләр бирелде. Бүлек хезмәткәрләре авыл халкына үз хокукларын яклау мәсьәләсе буенча квалификацияле консультацияне кайдан алырга һәм сыйфатсыз товар сатып алсалар яки сыйфатсыз хезмәт алсалар, дәгъваны ничек төзергә кирәклеге турында мәгълүмат җиткерделәр.
2023 елның 09 ноябрендә эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Венера Өметбаева «Яшел Үзән суднолар төзү колледжы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары өчен укыту дәресе-семинар үткәрде.
Студентлар бөтендөнья сыйфат атналыгы турында белделәр. Әлеге бәйрәм кулланучыларның сыйфатлы товарларга һәм хезмәтләргә карата тотрыклы кызыксынуын формалаштыруга, җитештерелә торган продукцияне һәм күрсәтелә торган хезмәтләрне заманча дөнья тенденцияләрен исәпкә алып камилләштерүгә илебез предприятиеләрен һәм оешмаларын стимуллаштыруга ярдәм итә.
Студентлар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге эшчәнлеге турында белделәр, буклетлар рәвешендәге мәгълүмати материаллар аша кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнарны аңлату белән таныштылар.
Ә Буа шәһәрендә белгеч Гүзәл Гайнуллина Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарындагы хезмәткәре Вера Петрова белән берлектә җирле товар җитештерүчеләрдә булды. Хезмәт коллективлары белән очраштылар.
Чараларны үткәрүнең максаты - кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау. Чара барышында хезмәткәрләр Россия Федерациясенең 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре белән таныштылар. Барлык сорауларга да кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар нигезендә квалификацияле җаваплар бирелде.
Шулай ук Буа шәһәренең «М.» кибетендә хезмәткәрләр өчен консультация чарасы оештырылды.
Кибет җитәкчелегенә һәм сатучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нормалары һәм 31.12.2020 елның 2463 номерлы ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре аңлатылды. Сатып алучылар өчен кирәкле мәгълүмат булу, сатыла торган товарларга бәяләрне дөрес рәсмиләштерү һәм урнаштыру, кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, дәгъва бирү нормалары һәм аларны карау вакыты турында сөйләделәр, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.