Бөтендөнья сыйфат көнен (Европа сыйфат атналыгы) бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре төрле чараларда катнашалар, оештыралар һәм үткәрәләр.
Әйтик, Аксубай районы белгече район Башкарма комитеты хезмәткәре белән берлектә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемне арттыру максатыннан Аксубай районы «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә чара уздырды. Белгечләр билгеләп үткәнчә, кулланучылар хокукларын яклау темасы, бигрәк тә товарлар һәм хезмәтләр сыйфаты темасы өлкән буын кешеләренә кызыклы һәм тыңлаучыларда булган конкрет ситуацияләрне хәл итү буенча күп сораулар тудырган. Тыңлаучыларның яртысыннан артыгы сыйфатлырак товарны сайлыйлар, ул кыйммәтрәк булса да (62%), ә 78% кирәкле әйберне эзләүне өстен күрәләр, хәтта эзләү күп вакыт таләп итсә дә. Сыйфат һәм кирәкле продукт сайлау өчен төп критерий булып кала. Конкрет мисалларда территориаль орган белгече тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау буенча эш итү алгоритмын аңлатты.
Түбән Каманың «Заман» уку һәм аралашу үзәгенә кулланучылар түләүле көнкүреш, медицина, торак-коммуналь һәм башка куллану хезмәтләре алуда кулланучылар хокукларын яклау проблемалары буенча даими мөрәҗәгать итәләр. Үзәккә килүчеләр басма чараларга гына түгел, ә электрон хокукый базаларга да мөрәҗәгать итә ала: ГАРАНТ, Консультант Плюс. 9 ноябрьдә китапханәдә «Кулланучы, үз хокукларыңны бел!» дип аталган мшгълүмат көне оештырылды. Кулланучылар хокуклары РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы белән якланган. Түбән Камада куллану хезмәтләре мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләрне түбәндәге оешмалар бирә:
- Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы;
- ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге;
- Башкарма комитет;
- җәмәгать оешмалары.
Чарада дәүләт органнары белгечләре катнашты, алар очрашуда катнашучыларга кулланучылар хокуклары турында искәрттеләр һәм бу юнәлештәге оешмаларның эшчәнлеге турында сөйләделәр. Федераль һәм республика башкарма хакимият органнары вәкилләре кызыксындырган мәсьәләләр буенча тулы консультацияләр һәм тәкъдимнәр бирделәр:
- үз дәгъваңны ничек юридик яктан дөрес рәсмиләштерергә һәм аны кемгә конкрет рәвештә күрсәтергә?
- сыйфатсыз товарны ничек кире кайтарырга?
- алмашынырга тиеш булмаган товарлар исемлеге;
- сатучы этикасы һәм тәкъдимнәр китаплары һ. б.
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Сәвәли авыл җирлегендә семинар узды, аның барышында Түбән Кама территориаль органы һәм район Башкарма комитеты белгечләре җирле хакимият хезмәткәрләренә куллану базары өлкәсендәге таләпләр турында сөйләделәр.
Утырыш барышында ваклап сатуда мәҗбүри таләпләрне үтәү мәсьәләләре каралды, шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре тикшерелде. Очрашу тәмамлангач, белгечләр авыл халкына консультацияләр бирделәр.
Эш сәфәре түгәрәк өстәл артында фикер алышу белән тәмамланды, анда дәүләт һәм муниципаль органнар хезмәткәрләре үз эшләрен оештыру турында мәгълүмат белән уртаклаштылар. Мондый тәҗрибә уртаклашу бик мөһим һәм кирәк. Ул үз күзаллауларын киңәйтергә, биремнәрне чишүнең яңа ысулларын һәм алымнарын белергә мөмкинлек бирә.
Барлык чараларда кулланучылар өчен мәгълүмат белән файдалы материал алырга мөмкин иде: буклетлар, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы.