Чирмешән районына эш визиты оештырылды

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов Чирмешән муниципаль районы кулланучылары һәм эшмәкәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь базары өлкәсендәге сораулар буенча күчмә чаралар үткәрде. Сәүдә вәкилләре белән сәүдә өлкәсендәге законнардагы яңалыклар турында фикер алыштылар, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарның төп нигезләмәләрен һәм товарларны «Честный знак» белән маркировкалауга бәйле мәсьәләләрне карадылар, алкогольле продукцияне, шул исәптән Татарстан Республикасында җитештерелгәннәрен дә сатуны киметүгә юл куймауга юнәлдерелгән мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Эшмәкәрләргә законнарны бозган өчен административ һәм гражданлык-хокукый җаваплылык чаралары турында хәбәр иттеләр.

Шулай ук гражданнарны шәхси кабул итү, «кайнар линия» телефоны буенча халыкка консультация бирү һәм районның сәүдә үзәкләрендә күчмә консультацияләр уздырылды. Сораулар кулланучылардан да, эшмәкәрләрдән дә килде. Алар товарларны ваклап сату-алу килешүе буенча сату үзенчәлекләренә; ювелир әйберләрне ремонтлау срокларын бозуга; дистанцион ысул белән сатып алынган товарларны кайтаруга; кулланучыларның сыйфатлы товарларны ундүрт көн дәвамында алмаштыру хокукына һәм башкаларга кагылган иде.

Һәр чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле юнәлешләр буенча мәгълүмати-белешмә материаллары (памяткалар, буклетлар, газета) тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International