Әлмәт территориаль органында Бөтендөнья сыйфат көненә багышлап үткәрелгән чаралар турында

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

2023 елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова Лениногорск шәһәренең 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен дәрес үткәрде.

Лекция ел саен бөтен ил буенча уза торган сыйфат атнасына багышланган иде, быел ул 6-12 ноябрьдә «Сыйфат билгесе белән Россия» девизы астында билгеләп үтелә.

Лекция форматы «Кулланучылар хокукларын яклау буенча законның төп терминнарын белү» тематикасы буенча кроссвордны чишү рәвешендә сайланган. Лекцияне үткәрүнең әлеге форматы укучыларны командада эшләргә, куелган бурычны тиз үти белергә, гамәлдәге законнар өлкәсендә белем дәрәҗәсен билгеләргә өйрәтә.

Дәрес тәмамлангач, РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законын өйрәнү өчен буклетлар, газеталар таратылды.

2023 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Лениногорск шәһәренең «А.» сәүдә йортында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нормаларын үтәү темасына эшкуарлар арасында семинар үткәрде.

Семинар диалог рәвешендә узды, чөнки һәр шәхси эшмәкәр үзенә мөмкин кадәр күбрәк сатып алучылар килсен өчен тырыша һәм моның өчен билгеле бер критерийларга таянырга кирәк: сыйфатлы товарлар сату, сатучының сатып алучыга сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм конфликтлы ситуацияне дөрес җайга салу осталыгы.

Семинар кысаларында сатучылар еш очраткан мәсьәләләр каралды:

- тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару вакыты;

- «тиешле сыйфатлы товар» термины нәрсәне аңлата;

- кайсы сыйфатлы товар кире кайтарылырга яки алыштырылырга тиеш түгел;

- товар өчен сатып алучыга акча кайтару вакыты;

- сатып алучының товарны кире кайтару өчен касса чегы булмау;

- кимчелекләре булган товарны кире кайтару үзенчәлекләре;

- гарантия сроклары нәрсә өчен;

- сезонлы товарның гарантия срогы башлануы;

- товарны экспертизалау вакыты;

- товар һәм сатучы турында тулы һәм кирәкле мәгълүмат булу;

- сатып алучының дәгъвасына нинди срокларда җавап бирергә кирәк;

- товарларның маркировкасын үтәү турында;

- «Честный знак» товарларны мониторинглау системасына тоташтыру турында.

Консультация сорап мөрәҗәгать иткән һәркемгә кулланучылар хокукларын яклау тематикасы буенча буклетлар, газеталар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International