«Яңа Чишмә урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары өчен лекция үткәрелде

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече тарафыннан «Яңа Чишмә урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучыларының кулланучылар белемен арттыру буенча чара үткәрелде.

Укучыларга быел сыйфат атналыгы кысаларындагы чараларның «Россия - сыйфат билгесе булган ил» девизы астында узуы турында хәбәр иттеләр.

Класстан тыш дәрес вакытында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын карадылар һәм килгән сорауларга җаваплар бирделәр. Укучыларга Чистай районында һәм Чистай шәһәрендә Кулланучылар хокукларын яклау белән шөгыльләнүче оешмаларның эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде.

Мәктәп укучыларына мөстәкыйль өйрәнү өчен «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы, төрле буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International