Юлны баручы җиңәчәк…

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Арча районы үзәк китапханәсенең виртуаль концерт залында Халыкара сукырлар көненә һәм Бөтендөнья Игелек көненә багышланган «Юлны баручы җиңәчәк» дигән кичә узды.

Чарага сукыр, начар күрүче кешеләр, аларны озата баручылар, шулай ук Арча агросәнәгать һөнәри көллияте студентлары һәм китапханә системасы хезмәткәрләре чакырылган иде.

Әлеге чара сыйфат көне белән туры килгәнлектән, кичәнең кунагы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны координацияләүне үстерү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина булды. Хезмәткәр катнашучыларны сыйфат көне тарихы белән таныштырды. Сатып алучыларны саклау ысуллары, сәүдә оешмаларында сатып алучыларның хокукый хәле кебек темалар күтәрелде, сыйфатсыз һәм тиешле сыйфатлы товарларны кайтару тәртибе, хезмәт күрсәтү өлкәсендәге хокуклар, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә уздырылган дегустация нәтиҗәләре турында аңлатмалар бирелде. Гражданнар, шул исәптән начар күрүче кешеләр мөрәҗәгатьләрен карау мисаллары китерелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итү ысуллары турында мәгълүмат җиткерелде, контакт мәгълүматлары яңгырады.

Тыңлаучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, кызыклы сораулар бирделәр, шәхси тәҗрибәләреннән мисаллар сөйләделәр. Барлык катнашучыларга компетенция чикләрендә җаваплар бирелде.

Чыннан да, юлны баручы һәм грамоталы кеше җиңә алачак. Кулланучылар белеме барлык категория гражданнар өчен, шул исәптән сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен дә мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International