Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында районның сәүдә нокталарында дәүләт структуралары вәкилләренең сатып алучылар белән очрашулары узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Ершова һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең 1 разрядлы өлкән белгече Гүзәл Исмәгыйлова кибетләрнең сәүдә вәкилләре белән мәгълүмати-аңлату әңгәмәләре үткәрделәр.
Белгечләр товарларны маркировкалау, «Честный знак» мобиль кушымтасын куллану белән кызыксыналар. Алар билгеләп үткәнчә, кодлар ярдәмендә маркировкаланган продукция җитештерүчеләр һәм сатучылар «Честный знак» маркировкасы системасына товар белән булган һәрнәрсә турында мәгълүмат тапшырырга тиеш. Шулай итеп, дәүләт сатып алучыларга ялган түгел, ә оригиналлар килеп ирешүен күзәтә. Ә кулланучы, әгәр смартфондагы «Честный знак» кушымтасындагы кодны сканерласа, законлы һәм сыйфатлы товар алганлыгына үзе дә инана ала.
Техник яктан катлаулы товарлар категориясе дә үзенә игътибарлы мөнәсәбәт таләп итә, сатып алучылар еш кына сатып алынган товарның сыйфаты белән проблема килеп чыкса, ничек эш итәргә кирәклеге турында мәгълүматка ия түгел. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм ТР буенча Роспотребнадзор вәкилләре, техник яктан катлаулы товарлар сатучы кибетләрдә булып, сатучылар һәм сатып алучылар белән сөйләштеләр, киңәшләр бирделәр һәм тематик буклетлар, мәгълүмати листовкалар тараттылар.
- Бөтендөнья сыйфат көнен уздыру җәмәгатьчелек, куллану кыйммәтен булдыру һәм арттыру белән кызыксынган предприятиеләрнең игътибарын җәлеп итәргә сәбәп бирә, – дип билгеләп үтте чараны оештыручылар. - Хәзерге шартларда халыкка хезмәт күрсәтү камилләштерелергә тиеш.