Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм ТР буенча Роспотребнадзор ҖЧҖ белгечләре ВОС Чистай җирле оешмасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча лекция үткәрделәр.
Лекция барышында катнашучыларга 2023 елда сыйфат атналыгының «Россия – сыйфат билгесе белән» девизы астында узуы һәм бу көннәрдә үткәрелә торган чараларның сыйфатлы товарлар, эшләр һәм хезмәтләр файдасына грамоталы сайлау күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелүе турында сөйләделәр.
Чара кысаларында төрле мәсьәләләр каралды, аерым алганда, сәүдә предприятиеләрендә товар сатуда, шәһәр җәмәгать транспортында пассажирлар йөртүдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә хезмәт күрсәтү мәсьәләләре, шулай ук кулланучыларның тиешле сыйфатлы товарлар алмашу хокукын аңлаттылар.
Чара ахырында контроль органнары белгечләре килгән сорауларга җавап бирделәр.