Буа шәһәренең «АБВГДейка» балалар бакчасында булдык

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгече Гүзәл Гайнуллина Татарстан Республикасы буенча Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарындагы Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәре Вера Петрова белән берлектә 2023 елның 10 ноябрендә Буа шәһәренең «АБВГДейка» гомуми үсеш төрендәге балалар бакчасында хезмәткәрләр белән очрашу уздырды. Коллективка сыйфат проблемасына игътибар юнәлтү максатыннан «Бөтендөнья сыйфат көне» бәйрәме турында сөйләделәр. Чөнки сыйфат - ул, беренче чиратта, күрсәткән товарлар һәм хезмәтләр куркынычсызлыгы.

Балалар бакчаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туклануын оештыру зур социаль әһәмияткә ия бурыч булып тора. Һәр ата-ананы балалар бакчасында ризыклар әзерләү өчен ризыкларның сыйфаты борчый. Сәламәт туклану - безнең заман өчен актуаль сорау. Шуңа күрә продуктларны сату срокларына, шулай ук аларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслаучы документларның булуына аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International