Бөтендөнья сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре гражданнарга мәгълүмат һәм консультация бирү, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның актуаль аспектларын аңлату, халыкның төрле төркемнәре арасында кулланучыларга практик ярдәм күрсәтү буенча чаралар үткәрә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова һәм бүлек хезмәткәре Казан шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханә системасында чара үткәрделәр (Вишневский ур., 10).
«Жизнелюб» клубында катнашучыларга һәм укучыларга товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта шикаятьләр (дәгъвалар) бирү тәртибе аңлатылды, аларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләренә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм башкалар белән таныштырдылар.
Моннан тыш, тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль темалар буенча гамәлдәге законнарны аңлатучы брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды. Аларда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат бар. Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре килеп чыкса, һәр кулланучы мөрәҗәгать итә ала.