Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Түбән Кама районы эшкуарлары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күчмә чаралар үткәрделәр.
Күчмә очрашу кысаларында эшкуарлар берләшмәсе вәкилләренең Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәҗбүри таләпләр, ягъни РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган «Ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре» турында укулар үткәрелде.
Сәүдә вәкилләре белән иң күп консультацияләр түбәндәге мәсьәләләр буенча үткәрелде:
- кулланучыларның сыйфатлы азык-төлек товарларын алмашуга хокукы;
- азык-төлекне маркировкалау кирәклеге;
- РФ норматив-хокукый актларына ярашлы рәвештә азык-төлек продуктларының сыйфатына һәм куркынычсызлыгына һәм яраклылык срокларына таләпләр;
- кулланучыларга сыйфатсыз товар сатып алган очракта, сату кагыйдәләрен бозган очракта мөрәҗәгать итәргә кирәк булган адреслар, контактлар турында мәгълүмат бирү.
Әлеге чаралар хуҗалык итүче субъектларның хокукый белемнәрен арттыруга юнәлдерелгән.
Һәр чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле юнәлешләр буенча мәгълүмати-белешмә материаллар (белешмәлекләр, буклетлар, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы) тарату белән үрелеп барды.