Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкны укыту

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Барлык халык арасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемнәрне массакүләм пропагандалау максатыннан Балтач муниципаль районы КФҮ ДБУ филиалында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре гражданнарны кабул итте.

Кабул итү барышында гражданнарга куллану законнары нигезләре һәм товарлар (хезмәтләр) сатып алганда барлыкка килгән конкрет тормыш ситуацияләрендә грамоталы эш итү тәртибе мисаллары, дәгъва бирү тәртибе һәм карау сроклары аңлатылды.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә яшәүчеләрне укыту кулланучыга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең куллану базарында үзен ышанычлырак хис итәргә мөмкинлек бирә; сатып алуларга җентекләбрәк һәм сакчылрак якын килергә һәм гражданнарны товарлар сатып алу белән бәйле бәхәсле ситуацияләр килеп чыкканда «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен мөстәкыйль куллануга этәрә; хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзегәндә уяу булырга этәрә. Чара барышында «кулланучы өчен истәлек» һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы, буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International