Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай районы буенча белгечләре Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Кубассы авылында чаралар комплексы үткәрделәр.
Белгечләр «Кубассы төп гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрделәр һәм кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча Кубассы авыл җирлеге халкы белән очрашу оештырдылар.
Авыл халкына һәм укучыларга хәзерге вакытта Россия кулланучылар берләшмәсе кулланучылар мәнфәгатьләрен яклау дәрәҗәсе буенча РФ субъектларының чираттагы рейтингын төзегәнлеге турында сөйләделәр: 1 урын – Башкортостан Республикасы; 2 урын – Татарстан Республикасы; 3 урын-Ростов өлкәсе. Республикада кулланучылар мәнфәгатьләрен судлар һәм прокуратура белән беррәттән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Роспотребнадзор идарәсе дә да яклый, дип искәрттеләр.
Сыйныфтан тыш дәрестә укучылар белән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законының кайбер нигезләмәләре, ваклап сату – алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре каралды.
Авыл халкы белән очрашуда «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасының төп максатлары һәм бурычлары каралды.