Татарстан Республикасының Питрәч районында мәгълүмат белән тәэмин итү чарасы оештырылды

2023 елның 17 ноябре, җомга

Заманча мәгълүмати тәэмин итү Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе булып тора.

Кулланучылар хокукларын яклау буенча системалы, комплекслы эш федераль башкарма хакимият органнарының, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнарының, иҗтимагый оешмаларның һәм җирле үзидарә органнарының тыгыз хезмәттәшлегендә генә төзелә ала.

Хәзерге этапта халык белән диалог, гражданлык активлыгын стимуллаштыру һәм саклау кирәк.

Муниципаль дәрәҗәдә эшләүче кулланучылар хокукларын яклауның мөһим элементы булып халыкка иң якын булган җирле үзидарә органнары тора.

«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында, хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү һәм халыкта кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон таләпләрен үтәү мәсьәләләрендә рациональ куллану тәртибе күнекмәләрен формалаштыру максатларында, 2023 елның 14 ноябрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Башкарма комитетына «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы һәм буклетлар тапшырылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең мәгълүмати эшчәнлеге халык белән превентив чаралар үткәрүгә юнәлдерелгән, алар кулланучылар белеме дәрәҗәсен арттырырга һәм гражданнарның хокукларын якларга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International