Биектау районында хуҗалык итүче субъектлар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинарлар үткәрелде

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы урынбасары Татарстан Республикасының Биектау районындагы «Эшче» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә аларның белемнәрен арттыру максатыннан укыту семинары үткәрде.

Сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат бирелергә тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы, ышанычлы үлчәү җиһазлары булу кирәклеге турында сөйләделәр.

Шулай ук сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр дә күтәрелде: сыйфатсыз товарлар сату һәм бу очракларны төрле ситуацияләрдә хәл итү юллары турында. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе законының 07.02.1992 елның  2300-1 номерлы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һ.б. нигезендә аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International