Татарстан Республикасы җитештергән продукцияне алга этәрү максатыннан, Сарман муниципаль районының «Пятерочка» кибетендә «Татспиртпром» АҖ вәкилләре алкогольле продукцияне дегустацияләү күргәзмәсен оештырдылар. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре катнашты.
Әлеге чараның максаты - клиентларны җирле җитештерү продукциясе белән таныштыру, кулланучыларның республикада җитештергән алкогольле продукциягә тугрылыгын арттыру. Кулланучылар тәкъдим ителгән продукция, аның куллану үзлекләре турында җентекле мәгълүмат алдылар.
Шул ук көнне территориаль орган белгече азык-төлек товарларының сыйфаты мәсьәләсе буенча кибет сатучылары белән укулар үткәрде, азык-төлек товарларын саклау срокларына һәм шартларына игътибар итте.
Чара барышында барлык катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати буклетлар, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.