Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы полиция бүлеге бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорованың хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән очрашуы узды.
Эшлекле очрашу барышында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтү, чаралар үткәрү һәм административ материалларны рәсмиләштерү тәртибе мәсьәләләре каралды. Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының аерым статьялары, хокук бозуларны квалификацияләү конкрет мисалларда җентекләп каралды.
Полиция бүлеге хезмәткәрләреннән күп кенә сораулар килде, аларга аңлатмалар бирелде.
Питрәч районы полиция бүлеге белән мәгълүмати хезмәттәшлек җайга салынган: алкогольне законсыз сату фактлары һәм урыннары турында килгән барлык мәгълүмат оператив чаралар үткәрү өчен вакытында җибәрелә.