Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Спас районы Болгар шәһәренең күпфункцияле үзәгендә консультация өстәле оештырды. Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар аңлатылды. Гражданнар үтенече буенча эшләрне башкару (хезмәт күрсәтү) турындагы килешүне өзү үзенчәлекләре турында җентекләп сөйләде.
Күпләр белми, кулланучы эшне башкару (хезмәт күрсәтү) турында килешүне теләсә кайсы вакытта, нинди дә булса сәбәпләр күрсәтмичә, хәтта эш вакытында һәм кимчелекләрсез башкарылса да, өзәргә хокуклы. Бу хокукны РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 32 маддәсе регламентлаштыра.
Әлеге статья нормасын куллануның төп шарты - кулланучы эш (хезмәт) башкаручыга килешүне өзү турында хәбәр итәргә тиеш. Башкаручы хәбәр алганнан соң эшне (хезмәтне) башкаруны туктатырга тиеш. Әгәр дә башкаручы килешүне өзү турында хәбәр алганнан соң эшне дәвам итсә, кулланучы аңа нинди дә булса чыгымнарны капларга яки хәбәр алганнан соң башкарылган эш өчен акча түләргә тиеш түгел.
Кулланучы килешүне өзгәндә башкаручы белән инде башкарылган эш өлеше өчен исәп-хисап ясарга, шулай ук аңа килешүне үтәү максатыннан башкарылган чыгымнарны кире кагу вакытына кадәр түләргә, ягъни башкаручыга чынлыкта тотылган чыгымнарны гына түләргә тиеш.