«Изгелек» реабилитация үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белем бирделәр

2023 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр, даими рәвештә реабилитация алучыларга консультацияләр бирәләр.

20 ноябрьдә бүлек белгеченең реабилитация үзәгендә ял итүчеләр белән чираттагы очрашуы булды.

Бу очрашулар ял итүчеләрнең тормышында һәрвакыт онытылмаслык вакыйга, алар физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игътибарны, аларның тормышында катнашуны һәм кайгыртуны тоярга мөмкинлек бирә.

Чара һәрвакыттагыча нәтиҗәле узды, ял итүчеләр рәхәтләнеп кулланучылар хокукларын яклау темасына белгеч белән аралаштылар, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның сыйфаты турында сораулар бирделәр. Чарада катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының төп статьялары, дәгъва хаты төзү тәртибе аңлатылды.

Чарада катнашучылар үз сорауларына белгечнең квалификацияле җавабын алдылар. «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының соңгы чыгарылышы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән мәгълүмати белешмәлекләр тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International