Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре ТР Түбән Кама муниципаль районының Эшкуарлыкка ярдәм итү һәм үстерү бүлеге белгечләре белән берлектә Түбән Кама КФҮдә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр бирделәр.
Мөрәҗәгать итүчеләр өчен консультацияләр кулланучыларга товарлар һәм хезмәтләр (эшләр) сатып алганда очрый торган мәсьәләләр буенча үткәрелде һәм килеп туган сорауларны хәл итү тәртибен аңлатуга кагылды. Аерым очраклар каралды, мәсәлән, автомобиль сатып алу-сату килешүен төзегәндә, төрле өстәмә хезмәтләр тәкъдим ителгәндә, алардан баш тартырга мөмкинме?
Белгечләргә мөрәҗәгать иткән гражданнарның барлык сораулары буенча җентекле тулы җаваплар бирелде, аларда кулланучыларның хокукларын үз-үзеңне яклау тәртибе һәм кулланучыларның бозылган хокукларын торгызу өчен эш итү алгоритмы буенча киңәшләр дә бар иде.
Кулланучыларның мондый чараларга карата зур кызыксынуын исәпкә алып, дәүләт органы хезмәткәрләре Муниципаль орган белгечләре белән берлектә уздырыла торган кулланучылар хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре буенча КФҮдә консультацияләр оештыру практикасын дәвам итәчәк.