Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Минзәлә шәһәрендә яңа ачылган «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрделәр.
Катнашучылар Россия Федерациясенең 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре белән таныштылар.
Хезмәткәрләргә мондый хәлне тәкъдим иттеләр:
- Законга буйсынучы граждан сыра сатып алырга тели. Тотрыксыз торган конструкциядән үзенә кирәкле шешәне ала. Конструкция ныгытылмаган һәм ул авып китә. Шешәлар коелып ватыла. Бу очракта сезнең гамәлләрегез нинди?
Чара ахырында кибетнең барлык хезмәткәрләренә «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының соңгы саны һәм мәгълүмати буклетлар таратылды.