Дәүләт подпрограммасының максатлары һәм бурычлары тулы күләмдә тормышка ашырыла

2023 елның 24 ноябре, җомга

Минзәлә муниципаль районы кулланучылары белән чираттагы күчмә чара уздырылды. Белгечләр очраклы үтеп баручыларга сорау бирделәр:

- Кулланучылар хокукларын ничек якларга?

Күпләр шунда ук дөрес җавап бирә алды:

- Мәсьәләне урында хәл итәргә мөмкин булмаганда, Роспотребнадзорга, Башкарма комитетка һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Өлкән яшьтәге хатын - кыз Минзәлә шәһәрендә озак вакыт эшләгән Яр Чаллы территориаль органы белгече Кадрия Зарифуллинаны искә төшерде. Җавап бирергә кыенсынучылар да бар иде. Чаллы территориаль органы белгечләре «Магнит», «Пятерочка», «Табыш» һ. б. кибетләрдә кулланучылар белән аралашты.

Әлеге чара Минзәлә муниципаль районы халкының хәзерге вакытта кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә оста булуын тагын бер кат раслады. Күпләр үз хокукларын үзләре яклый белә, Дәүләт органнарын белә, алар дәгъва хатлары һәм дәгъва гаризалары проектларын төзүдә квалификацияле ярдәм күрсәтәчәк, квалификацияле юридик консультация бирәчәк. Димәк, «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» дәүләт ярдәмче программасының максатлары һәм бурычлары тулы күләмдә тормышка ашырыла дигән сүз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International