Кулланучы әлифбасы: Интернет челтәрендә көнкүреш хезмәтләренә Заказ бирү турында

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Көнкүреш хезмәтләре - гражданнарның көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән эшмәкәрләр һәм юридик затлар тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр. Мондый хезмәтләр (эшләр) аяк киеме тегүдән алып аны ремонтлауга яки бизәнү әйберләре ясауга кадәр төрле булырга мөмкин.

Еш кына башкаручылар үз хезмәтләрен Интернет челтәре аша тәкъдим итәләр. Игътибарлы булыгыз: көнкүреш хезмәтләрен башкаручылар булып, кайвакыт сездән алдан түләү алып, бөтен элемтәләрегезне чикләп, шунда ук юкка чыга торган мошенниклар яшеренә.

Менә берничә гади кагыйдә, аларны истә тотканда, Сез акчасыз яки кирәкле хезмәтсез калу куркынычын киметә аласыз.

Хезмәт башкаручысыннан оешманың исемен, аның кайда урнашуын, эш режимын аңлатуны сорагыз. Әгәр башкаручы шәхси эшмәкәр булса, ул кулланучыга аны теркәгән органның исемен күрсәтеп, дәүләт теркәве турында мәгълүмат бирергә тиеш.

Тиешле мәгълүматка ия булып, Сез, беренчедән, Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайты ярдәмендә әлеге оешманың (яки эшмәкәрнең) чынлыкта барлыгын тикшерә аласыз, икенчедән, әлеге башкаручы турында фикерләр белән Интернет челтәрендә таныша аласыз.

Башкаручыдан күрсәтелгән хезмәтләр (башкарыла торган эшләр) турында мәгълүматны – исемлекне, аларны күрсәтү формаларын һәм шартларын, күрсәтү (башкару) срокларын, кирәк булганда – хезмәт күрсәтәчәк конкрет зат турында мәгълүматны, килешүләр, квитанцияләр, башка документлар үрнәкләрен, җитештерелә торган әйберләр үрнәкләрен яки аларның эскизларын үзегезгә җиткерүен сорагыз.

Башкаручы сезгә төзергә тәкъдим иткән килешү шартларына игътибар итегез.

Көнкүреш хезмәтләре өчен акчасыз түләгәндә, акчаларны оешмаларның исәп-хисап счетларына күчерергә киңәш итәбез.

Сыйфатсыз хезмәт (эш) күрсәтелсә, башкаручы адресына дәгъва җибәрегез.

Бәхәсләрне ирекле тәртиптә җайга салу мөмкин булмаса, дәгъва таләпләре белән судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Кулланучылар хокукларын яклау порталында (https://www.tatzpp.ru/) хокукый тәэмин итү (Белем базасы) өстәмәсендә кулланучыларга киңәшләр, норматив-хокукый база (закон, кагыйдәләр, суд практикасы), актуаль мәгълүмат, аңлатмалар һәм документлар үрнәкләре урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International