Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча шәһәренең «Табыш» ҖЧҖнең «Находка» сәүдә объектында аңлату чарасы үткәрде. Хокук бозуларны кисәтү максатыннан, сәүдә объекты сатучыларына ваклап сату-алу килешүе буенча азык-төлек товарларын сату үзенчәлекләре, бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, Кулланучылар почмагы, элмә такталар булырга тиешлеге турында мәгълүмат җиткерелде һәм товарларның яраклылык срокларын һәм саклау шартларын күзәтү кирәклеге күрсәтелде.
Кулланучы һәм сатучы арасында килеп чыгарга мөмкин булган конфликтлы хәлләр каралды. Коррупциягә каршы юнәлешле мәгълүмат җиткерелде.
Чара ахырында сәүдә объектына сәүдә кагыйдәләре, РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы һәм контакт мәгълүматлары белән белешмәлек тапшырылды.