Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасының Питрәч муниципаль районында хуҗалык итүче субъектлар һәм кулланучылар белән чаралар уздырылды. Чараларның максаты - хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкның хокукый белемнәрен һәм мәгълүматлылыгын арттыру.
Катнашучылар Россия Федерациясе Гражданлык кодексының, Россия Федерациясенең 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән таныштылар.
Сәүдә предприятиеләрендә ваклап сату бәяләре мониторингы үткәрелде. Тәкъдим ителгән продукт ассортиментының киңлеге генә түгел, ә бәяләр тотрыклылыгы да мөһим, бигрәк тә бу социаль әһәмиятле азык-төлеккә бәяләргә кагыла.