Икмәк табын түрендә

2023 елның 1 декабре, җомга

Яр Чаллы территориаль органы белгечләре «Яңа икмәк» кибете хезмәткәрләре белән профилактик чара үткәрделәр. Үз чиратында, предприятие директоры сәүдә нокталарының исемен сайлау тарихын сөйләде:

- Күп кенә славян телләрендә «баш» һәм «башлык»  сүзләренең бер тамыры һәм чыгышы бар. Нәкъ менә шуңа күрә «Икмәк табын түрендә» дигән әйтемне икмәк - өстәлдәге иң төп продукт дип аңлатырга мөмкин. Икмәк туендыра, ул калорияле һәм, иртәнге, төшке аш яки кичке аш булмасын, барлык ризыкларга диярлек туры килә. Безнең үз җитештерүебез бар, шуңа күрә икмәк һәм икмәк-булка эшләнмәләренең бай ассортименты бар.

Территориаль орган белгечләре РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 № 2463 карары белән расланган ваклап сату - алу килешүе буенча азык-төлек товарларын сату үзенчәлекләре турында искәрттеләр. Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International