Кәрәзле элемтә кеше тормышына нык үетеп керде. Кәрәзле элемтәне кулланучылар саны һаман арта, хәтта кечкенә балаларның да кәрәзле телефоннары бар. Россиянең гамәлдәге законнарында кәрәзле элемтә тарифын үзгәртүнең нинди тәртибе каралганлыгы, шулай ук кәрәзле элемтә операторының абонент ризалыгыннан башка тарифларны үзгәртергә хокукы бармы-юкмы икәне турында фикер алышыйк.
Кәрәзле элемтә тарифлары. Аларны кем урнаштыра һәм алар ничек үзгәрә ала?
Оператор телефон элемтәсе хезмәтләренә тарифларны билгеләргә һәм үзлегеннән үзгәртергә хокуклы.
Тариф планы белән элемтә хезмәтләре өчен төрле түләүләр билгеләнә ала, элемтәдән файдалану вакытына һәм күләменә бәйле рәвештә (көн вакыты, атна көннәре, ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәре, шулай ук күрсәтелә торган телефон элемтәсе хезмәтләре җыелмасы һәм күләме буенча).
Абонент, алдан тәкъдим ителгән барлык тарифлар белән танышып (элемтә операторының рәсми сайтында яки турыдан-туры кәрәзле элемтә салонында), элемтә хезмәтләре күрсәтүгә килешүдә күрсәтелә торган тарифны (килешү абонентка SIM – картаны рәсмиләштергәндә бирелә), аны алга таба абонентның шәхси кабинетында үзгәрткәндә сайлый ала.
Шулай ук абонент теләсә кайсы вакытта сайланган тарифны үзгәртергә хокуклы. Әгәр сез тарифны бер айдан артык куллансагыз һәм аны алыштырырга уйласагыз, тариф планын үзгәртү өчен түләү сездән алынмаска тиеш (тариф буенча түләү генә).
Тарифны үзгәрткәндә элемтә хезмәтләре өчен түләү элемтәне куллану вакытында гамәлдә булган тариф буенча алыначак (мәсәлән, әгәр ай дәвамында башта бер тариф, ә аннары икенчесе гамәлдә булса, тарифны үзгәрткәнче иске бәяләр кулланыла, аннан соң яңалары).
- Кәрәзле элемтә операторы тарифны берьяклы рәвештә үзгәртергә хокуклымы?
- Әйе, мондый мөмкинлек гамәлдәге законнарда каралган.
Шул ук вакытта оператор гамәлдәге тарифлар үзгәргәнче 10 көн алдан абонентларга бу хакта үз сайты аша, шулай ук СМС аша хәбәр итәргә тиеш.
Мөмкин булган аңлашылмаучанлыкларны булдырмас өчен, сезгә гамәлдәге тарифны шәхси кабинет аша кушымтада яки турыдан-туры кәрәзле элемтә операторлары вәкилләрендә даими тикшерергә киңәш итәбез, чөнки кәрәзле элемтә хезмәтләрен кулланучылар еш кына тарифны үзгәртү турында белдерүләрне күрмиләр.
Шулай ук Татарстан Республикасы Кулланучылар хокукларын яклау порталында (https://www.tatzpp.ru/) хокукый тәэмин итү (Белем базасы) өстәмәсендә кулланучыларга киңәшләр, норматив-хокукый база (закон, кагыйдәләр, суд практикасы), актуаль мәгълүмат, аңлатмалар һәм документлар үрнәкләре урнаштырылган.