Әлки районында Халыкара инвалидлар көне һәм Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында чаралар уздырылды

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

Әлки районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Халыкара инвалидлар көне һәм Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында кулланучылар өчен «Җиңү» кибетендә консультация өстәле үткәрделәр.

Сатып алучыларга сатып алынган товарда яки хезмәттә җитешсезлек ачыкланганда кулланучылар хокукларын яклау законнары белән бирелгән хокукларны гамәлгә ашыру механизмнарын, шулай ук гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен аңлаттылар. Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән беррәттән «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль закон нормалары да каралды.

Моннан тыш, чарада катнашучылар белән 2020 елның 18 мартындагы 56-ФЗ номерлы Федераль закон нормаларын карадылар. Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.8 маддәсе кулланучыга аның сәламәтлеге, яшәү эшчәнлеген чикләү, яше белән бәйле сәбәпләр аркасында товарлар (эшләр, хезмәтләр) бирүдән баш тарткан өчен сатучының (башкаручының) административ җаваплылыгын күздә тота, мондый баш тарту законлы нигезләр белән мотивацияләнгән очраклардан тыш.

Чара ахырында барлык теләүчеләргә кулланучылар базары өлкәсендә иң проблемалы мәсьәләләр буенча буклетлар һәм брошюралар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International