Инвалидлар җәмгыяте әгъзаларына гамәлдәге законнарны аңлатуны дәвам итәләр

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре тарафыннан Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасының Чистай шәһәр оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча чираттагы лекция оештырылды.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Гадәттә, бу көнне җәмәгатьчелек игътибарын инвалидлар проблемаларына, аларның мәнфәгатьләрен, хокукларын һәм иминлеген яклауга җәлеп итү кабул ителгән. Инвалидларны җәмгыять тормышына җәлеп итү кеше хокукларын тәэмин итүнең, җәмгыятьнең тотрыклы үсешенә ирешүнең мөһим шарты булып тора. Инвалидлар хокукларын яклау гаделлек мәсьәләсе генә түгел, ә уртак киләчәккә инвестицияләр дә булып санала.

Чара барышында җәмгыять әгъзаларына товарда һәм эштә җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучыларның хокуклары, товарның кимчелекләренә карата таләпләр кую сроклары, товарны тиешле сыйфатлысына алмаштыру тәртибе, шулай ук товарны сатучыга гарантияле ремонт өчен тапшырган очракта алмаш товарга кулланучыларның хокукы җентекләп аңлатылды. Моннан тыш, «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль закон нормаларын һәм җәмгыять әгъзаларында туган башка сорауларны карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International