Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Орлов төп гомуми белем бирү мәктәбенең педагогик составы һәм укучылары белән укыту семинары үткәрде.
Чара «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законы статьяларын яктыртуга юнәлдерелгән. Анда катнашучылар куллану культурасының үзенчәлекләре турында белделәр, чөнки һәр көн сатып алу яки хезмәт күрсәтү аша без барыбыз да кулланучылар булабыз.
Укучыларга танышу өчен күзаллаулы тарату материаллары тәкъдим ителде:
- сатучыга (башкаручыга) карата дәгъваны ничек рәсмиләштерергә;
- кулланучылар хокукларын яклау белән бәйле төп сроклар турында белешмәләр;
- көнкүреш һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү, товарлар сату, банк хезмәтләре буенча актуаль сораулар;
- кулланучыларның төп хокуклары, үз хокукларын яклауны гамәлгә ашыру механизмы.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, аерым алганда, Казан территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге функцияләре турында кыскача мәгълүмат бирелде.