Балтач районының «Наз» үзәгендә очрашу узды

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Ел саен 1 декабрьдә бөтен дөньяда инвалидлар көне билгеләп үтелә. Ул  инвалидларны җәмгыять тормышына интеграцияләүгә игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән халыкара чара. Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы әйдәп баручы белгеч–эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының «КЦСОН «Наз» ДАССО һәм ТР СЗда өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидлар белән әңгәмә үткәрде.

Әңгәмә барышында сыйфатсыз товарларны кире кайтару, алмаштыру тәртибе, товарның сыйфатын гарантияле ремонтлау һәм тикшерү вакыты; формасы, габаритлары, фасоны, төсе, күләме яки комплектлашуы буенча туры килмәгән товарны алмаштыру мөмкинлеге турында аңлатмалар бирелде. Һәр кулланучы грамоталы булырга, үз хокукларын яклый белергә тиеш, ә кирәк булса, ул һәрвакыт Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләренең ярдәменә өмет итә ала.

Очрашуда катнашучылар үз сорауларына тулы җаваплар алдылар, мондый чараларның ешрак үткәрелүенә теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International