Гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен яклау теләсә кайсы демократик дәүләтнең төп бурычы.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Казан» Агросәнәгать паркында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен профилактик чаралар үткәрделәр. Белгечләр консультациясе - сатучы белән сатып алучы арасында килеп туган проблемалы ситуацияләрне урынында оператив чишергә ярдәм итә.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәт күрсәтү Кагыйдәләре.
Чара мәгълүмат материаллары тарату белән үрелеп барды: газета һәм буклетлар рәвешендә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге актуаль темалар буенча гамәлдәге законнарны аңлатучы белешмәлекләр.