Хуҗалык итүче субъектлар өчен укыту үткәрделәр

2023 елның 8 декабре, җомга

2023 елның 07 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Гвардия урамы буенча сәүдә рәтләре территориясендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар белән укыту семинарлары үткәрделәр.

Үткәрелгән чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 31.12.2020 елның 2463 номерлы  ваклап сату-алу килешүе буенча товар сату кагыйдәләре һәм 21.09.2020 елның 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды.

Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат булу, дәгъваларны карау тәртибе һәм вакыты турында таләпләр аңлатылды.

Барлык мәсьәләләр буенча да аңлатмалар бирелде, шулай ук сатучыларга кулланучылар проблемаларын ирекле хәл итү формуласын, ягъни судка кадәрге тәртиптә кулланырга киңәш ителде.

Мөрәҗәгать итүчеләргә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүматны үз эченә алган актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнарны аңлаткан брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International