Нурлат районында яшәүчеләргә кибеттә консультацияләр бирелде

2023 елның 8 декабре, җомга

Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Нурлат шәһәренең «Находка» кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.

Чара барышында сатып алучыларга сатып алынган товарда яки хезмәттә җитешсезлек ачыкланганда кулланучылар хокукларын яклау законнары белән бирелгән хокукларны гамәлгә ашыру механизмнарын, шулай ук гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен аңлаттылар. Моннан тыш, чарада катнашучылар белән 2020 елның 18 мартындагы 56-ФЗ номерлы Федераль закон нормаларын карадылар.

Барлык теләүчеләргә кулланучылар базары өлкәсендә иң проблемалы мәсьәләләр буенча буклетлар һәм брошюралар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International