Үткәрелгән чаралар кулланучылар белемен арттыруга һәм коррупциягә каршы торуга юнәлдерелгән иде

2023 елның 8 декабре, җомга

2023 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Шетнево-Тулуш авыл җирлегендә яшәүчеләрнең куллану белемен арттыруга юнәлдерелгән гражданнарны шәхси кабул итү үткәрде.

Чара кысаларында сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат тапшырылырга, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы, ышанычлы үлчәү җиһазлары булу зарурлыгы турында да сүз барды.

Халыкка сыйфатсыз товарлар сатып алу, хезмәт күрсәтүдә кимчелекләрне ачыклау белән бәйле сорауларга җаваплар бирелде. Моннан тыш, кулланучының товарларның кимчелекләренә карата таләпләр кую срокларын, тиешле сыйфатлы товарны алыштыру тәртибен һәм башка күп нәрсәләрне аңлаттылар.

Шулай ук ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Шетнево-Тулуш авыл җирлеге халкы һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре коррупциянең асылы, сәбәпләре, нәтиҗәләре белән таныштылар. Очрашу барышында коррупциягә каршы торуга юнәлдерелгән мәсьәләләр тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International