Халыкара инвалидлар көнен үткәрү инвалидлар проблемаларына игътибар җәлеп итүгә, аларның кеше хокукларын тулысынча һәм тигез үтәүгә, инвалидларның җәмгыять тормышында катнашуына юнәлдерелгән.
Инвалидлар Декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм ТР буенча Ропотребнадзор идарәсе белгечләре тарафыннан Алексеевск шәһәр тибындагы бистәдә гражданнар өчен, шул исәптән өлкән яшьтәге кешеләр өчен дә, консультация үткәрелгән иде.
Катнашучыларга законнар белән бирелгән хокукларны гамәлгә ашыру механизмнары аңлатылды. Кулланучылар тарафыннан бирелгән сораулар сыйфатсыз товар сатып алуга, сатучыга дәгъва белдерүгә, сыйфатсыз товарны ремонтлау чорына алмаш фондтан товар бирүгә, чектагы бәянең күрсәтелгән бәя белән туры килмәве һәм башкаларга кагылышлы иде.
Мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга гамәлдәге закон нормалары нигезендә кызыксындырган мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде.
Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белешмәлекләр һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.