Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны реабилитацияләү үзәгенең үзешчән сәнгать концертына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре чакырылган иде.
Бу юлы бүлек белгечләре кунак булдылар һәм Бөтендөнья инвалидлар көненә багышланган концертка бик теләп килделәр. Үзәкнең ял итүчеләре җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр һәм бииләр. Мөмкинлекләре чикле кешеләр, кайгыртуга, ярдәмгә үзләре мохтаҗ кешеләр бүген бер-берсенә һәм чара кунакларына үз йөрәкләренең җылысы белән уртаклашты.
«Изгелек» реабилитация үзәге Яр Чаллы территориаль органы карамагындагы үзәк булып тора, белгечләр бу үзәккә даими рәвештә лекцияләр һәм семинарлар белән киләләр, ял итүчеләр белән танып белү викториналары үткәрәләр.
Бу юлы да күңелле бәйрәм килеп чыкты. Белгечләр «Изгелек» үзәге җитәкчелегенә чарага чакырулары өчен рәхмәт белдерделәр һәм барлык ял итүчеләрне котладылар, барысына да яхшы бәйрәм кәефе, рух күтәренкелеге, нык сәламәтлек һәм, әлбәттә, тирә-юньдәге кешеләрнең йөрәкләрендә игелек теләделәр.
Очрашуда катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе чыгарган буклетлар тапшырылды. Чарада катнашучылар үз хокукларын кулланучылар буларак яклау өчен теләгән һәркем кайнар линия телефоны буенча да мөрәҗәгать итә алганлыгын белде: 8(8552)71-43-03. Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы дәүләт учреждениесенә: Яр Чаллы шәһәре, Павел Корчагин бр., 2А йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.