Консультация өстәлләре Халыкара инвалидлар көне кысаларында оештырылган иде

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Халыкара физик мөмкинлекләре чикле кешеләр көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча «Лот» ҖЧҖнең «Мебель» кибетендә һәм Чистай районының «МФЦ» ДБУда консультация өстәлләре оештырылды.

Инвалидлар көне - мөмкинлекләре чикле кешеләрнең безнең янәшәдә яшәвен искә төшерү, аларга башкаларга караганда да авыррак, һәм безнең бурычыбыз - аларга игътибар итү, сүздә дә, эштә дә ярдәм итүне искә төшерә.

Чара барышында гражданнарга товардагы һәм эштәге кимчелекләрне ачыклаганда аларның хокуклары, товарның кимчелекләренә карата таләпләр кую вакыты, тиешсез һәм тиешле сыйфатлы товарны алыштыру тәртибе җентекләп аңлатылды. Моннан тыш, кулланучыларга товарны сатучыга гарантияле ремонт өчен тапшыру очрагында алмаш товарга хокуклары һәм сатучы алдан түләнгән товарны тапшыру вакытын бозган очракта кулланучылар хокуклары аңлатыла.

Теләге булган һәркемгә «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының номерлары һәм буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International