Халыкара инвалидлар көне кысаларында Нурлат районы Әхмәт авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча укыту семинары үткәрелде.
Чарада катнашучыларга 2020 елның 18 мартындагы 56-ФЗ номерлы Федераль закон нормалары турында сөйләделәр. Семинар-уку барышында авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләренә РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законын аңлату белән беррәттән язма дәгъва төзү һәм аны җаваплы якка юнәлтү тәртибе аңлатылды. Моннан тыш, кулланучылар мөрәҗәгате буенча сыйфатсыз товарлар (эшләр, хезмәтләр), шулай ук тормыш, сәламәтлек, кулланучылар милке һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч булган товарлар (эшләр, хезмәтләр) ачыкланган очракта, җирле үзидарә органнары бу хакта товарларның (эшләрнең, хезмәтләрнең) сыйфатын һәм куркынычсызлыгын контрольдә тотучы органнарга кичекмәстән хәбәр итәргә тиешлеген искәрттеләр.
Укыту чаралары ОМС белгечләренең хокукый белемнәрен арттырырга мөмкинлек бирә һәм киләчәктә кулланучыларның законнарда билгеләнгән хокукларын нәтиҗәле яклау өчен шартлар тудыра.