«Биектау FM» радиосы 2012 елдан бирле тапшырулар алып бара. 100.2 FM дулкынында район халкы яңалыклар, төрле чаралар һәм тантаналар репортажлары һәм башка көндәлек яңалыклар блоклары белән таныша ала. Шулай ук радио тыңлаучылар район һәм Татарстан Республикасы оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән атналык интервьюлар һәм төрле тематик тапшырулар тыңлый ала.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Светлана Заботина «Биектау FM» радиосында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына багышланган аудио репортажлар сериясен яздыруда катнашты:
- Кулланучы әлифбасы: Интернет челтәрендә көнкүреш хезмәтләренә заказ бирү;
- Кулланучы әлифбасы: бүләк сертификатын кире кайтарырга мөмкинме?;
- Кулланучы әлифбасы: кәрәзле элемтә операторы тарафыннан тарифны үзгәртү дигән темалар күтәрелде.
Кулланучылар базарында хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен «Биектау FM» җитәкчелеге һәм хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.