Сатучылар өчен семинар-уку үткәрелде

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече эксперт Илшат Бәдретдинов шәхси эшмәкәрләр Тимофеева Ю. И. һәм Мөбәрәкшина И. М. өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрде.

Мәгълүмат стендында кирәкле документлар булу, сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне дөрес рәсмиләштерү һәм урнаштыру турында консультацияләр бирелде. Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International