Әтнә районында шәхси эшмәкәр Х.В.Р. сәүдә объекты сатучылары өчен сәүдә кагыйдәләрен өйрәтү буенча чара үткәрелде.
Кибет сатучысына һәм эшмәкәренә товарларны сатуга әзерләү кирәклеге турында тәртип аңлатылды: исемнәрне, сортлылыкны, бәяләрне, төргәкләрнең торышын һәм маркировкалауның дөреслеген тикшерү; товарның тышкы кыяфәтен карау, яраклылык срокларын һәм продуктларны саклау шартларын үтәү; җиһазларның, инвентарьның һәм инструментның булу-булмавын һәм төзеклеген тикшерү; үлчәүләр кую; товар турында кирәкле мәгълүмат булу-булмавы; дөрес куелган бәяләр булу, товар күршелеген саклау һ. б.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча, сыйфатсыз азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатып алуга бәйле рәвештә, дәгъваларны карау вакыты, кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерү тәртибе турында сораулар күтәрелде.