Алабуга районында ведомствоара комиссия утырышы

2023 елның 22 декабре, җомга

2023 елның 21 декабрендә 2023 елның 11 ае йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм туктату буенча чираттагы утырыш узды.

Комиссия эшендә Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы башлыгы Гөлшат Вафина, Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, Роспотребнадзор ҖЧҖ, «Алкоторг» ҖЧҖ, «Татспиртпром» АҖ, «Белый Кремль» сыра заводы вәкилләре катнашты.

Утырышта муниципаль районның җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге күрсәткечләре, җирле җитештерүчеләрнең продукциясен ваклап сату күләме каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International