Азнакай шәһәрендә урнашкан «Агат» күмәртәләп сату кибетендә «Алкоторг» ҖЧҖ продукциясенең күргәзмә-дегустациясе узды. Чара барышында теләге булган һәркем күргәзмәдә тәкъдим ителгән алкогольле продукция белән танышырга һәм аны тәмләп карарга мөмкин иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Лилия Мурзина һәм икътисад, сәнәгать һәм сәүдә бүлеге башлыгы Дависа Дәүләтшина әлеге чарада катнаштылар.
Хезмәткәрләр җирле продукциянең барлык өстенлекләрен аңлаттылар. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә норматив-хокукый актларның төп нигезләмәләрен, аларны куллану тәртибен, норматив документация таләпләрен үтәүне; кулланучылар өчен куллану үзлекләре һәм продукция составы буенча ышанычлы мәгълүмат бирүне аңлаттылар.
Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар тарату белән үрелеп барды.