Зәй муниципаль районында ведомствоара комиссия утырышы узды

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районында Этил спирты һәм алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен ачыклау һәм туктату буенча ведомствоара комиссиясенең бу елда соңгы утырышы узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органыннан комиссия эшендә тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Эльвира Милочкина катнашты.

Комиссиянең төп темасы - Зәй муниципаль районы территориясендә алкоголь продукциясенең куллану базары торышы. Утырышта алкогольле продукцияне, шул исәптән предприятиеләр һәм авыл җирлекләре буенча Татарстан Республикасы аракысын сатуны киметү сәбәпләре һәм хәлне яхшырту юллары турында фикер алыштылар. Ведомствоара комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча сәүдә объектлары һәм сәүдә челтәрләре җитәкчеләре белән сату өлешен, ассортиментын арттыру һәм республика продукциясен урнаштыру буенча уртак эшне дәвам итү зарурлыгы турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International