Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча журналистлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Бүләкләү тантанасында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, КФУ кафедра мөдире, профессор Васил Гарифуллин катнашты.
Журналистлар конкурсына республиканың төрле муниципаль районнарыннан һәм шәһәрләреннән 67 эш кабул ителде, аерым авторлар да, Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы ММЧ редакцияләре дә катнашты. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр дипломнар, грамоталар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.