2024 елның 09 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча шәһәренең «КООП-хезмәтләр» ҖЧҖ ТКда кизү тору үткәрде.
Чара барышында базар комплексы территориясендә сәүдә эшчәнлеген алып баручы хуҗалык итүче субъектлар белән очрашу уздырылды. Кулланучылар белән конфликтлы хәлләр барлыкка килү өчен алшартларны бетерү максатыннан законнар аңлатылды. Сатыла торган товарга бәяләрне һәм мәгълүматны рәсмиләштерү кагыйдәләре җиткерелде. Кулланучылар хокуклары белән бәйле кулланучылар мөнәсәбәтләрен җайга салуга кагылышлы барлык сорауларга җаваплар бирелде. Чара мәгълүмат материаллары тарату белән үрелеп барды.