Профилактик визит үткәрделәр

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Лилия Айвазова, региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында, Әлмәт шәһәренең сәүдә объектында профилактик визит үткәрде.

«Н» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бер ел элек әлеге сәүдә объекты буенча алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендә эшчәнлек алып бара башлады.

Сәүдә оешмасы хезмәткәрләренә РФ Хөкүмәтенең 30.11.2022 елның 2173 номерлы «Сыра, сыра нигезендә ясала торган эчемлекләрне һәм аерым төр аз алкогольле эчемлекләрне идентификацияләү чаралары һәм үзенчәлекләре белән маркировкалау кагыйдәләрен раслау турында» карарына ярашлы рәвештә сыра, сыра эчемлекләрен идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләрен («Честный Знак» маркировкалау системасы) аңлатылды. Бу өлкәдә алкогольле һәм спиртлы продукцияне сатуда мөмкин булган хокук бозулар турында, бу өлкәдә законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча чаралар турында, алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату өлкәсендә дәүләт региональ контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе турында, алкогольле һәм спиртлы продукцияне сатуда мәҗбүри таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары турында хәбәр ителде. БДАМСка мәгълүмат бирү өлешендә сыра һәм аз алкогольле эчемлекләр әйләнеше буенча закон таләпләрен үтәү турында аңлатма бирелде.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясенең 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Законы нигезләмәләренә һәм сәүдә кагыйдәләренә ярашлы рәвештә аңлатмалар бирелде.

Чара барышында түбәндәге темаларга видеороликлар карарга киңәш иттеләр: - тикшерүләр үткәргәндә эшмәкәрнең хокуклары,

- кисәтү алган очракта эшмәкәрнең гамәлләре,

- 2022-2023 елларда бизнеска ярдәм чаралары.

Шулай ук «Тикшерелгән бизнес» интернет – порталында сораштыру узарга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International